Айдар Галимов: «Бу гадәт 90нчы еллардан соң канга сеңеп калган»
- Шоппинг - яраткан шөгылем түгел. Тик шулай да, чит илгә барсам, сәүдә үзәкләрендә рәхәтләнеп үземә кирәк әйберне эзләп йөри алам. Кыскасы, мине танымаган урында үземне иркен тотып, бер бутиктан икенчесенә керү - менә ул шоппинг. Гардеробны еш алыштырмыйм. Сүз концерт киемнәре хакында бармый.